Нурлат районында «Ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия конкурсының икенче зона этабы узды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

«Ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының икенче зона этабы Нурлат районында узды.

29-30 гыйнварда Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Урок» һәм «Мастер-класс» конкурслары Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлки һәм Спас районнары укытучылары өчен узды.

Конкурс чаралары барышында укытучылар үзләренең педагогик табышларын, методик грамоталыкларын, һөнәри бурычларны хәл итүгә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.

Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре 2025 елның март башында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International