Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Әти-әниләр советының 2025 елда беренче утырышы узды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнварда «Россия - минем тарих» тарихи паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Әти-әниләр советының 2025 елда беренче утырышы булды. Чара балалар иминлеге мәсьәләләрендә ата-аналар, мәгариф учреждениеләре һәм дәүләт хакимияте органнары арасында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелде.

Утырышта ата-аналар бергәлегенең 200гә якын вәкиле һәм балалар куркынычсызлыгы һәм мәгариф мәсьәләләренә бәйле төрле өлкәләрнең җитәкчеләре катнашты. Чараның модераторы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Утырышта куркынычсызлыкның төп аспектлары, балигъ булмаганнарның сәламәтлеген яклау чаралары, юл-транспорт травматизмын профилактикалау, яшьләргә деструктив идеологияләр йогынтысы һәм балаларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International