Татарстан укучылары мордва теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүчеләр булдылар

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Тәтеш муниципаль районының Киртелино урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее укучылары туган (мокшы, эрзян) тел һәм әдәбияты буенча XXVII Региональ олимпиадада уңышлы чыгыш ясадылар, ул 29 һәм 30 гыйнварда Саранск шәһәрендә узды.

Тәтеш муниципаль районының Киртелино мәктәбенең 9 класс укучылары Анастасия Романова, Елена Абраконова һәм 11 сыйныф укучысы Евгения Родионова, мордва теле буенча , гомуми алганда 8 җиңү һәм 1 призлы урын яуладылар.Аларның остазы - Абракогова Галина Васильевна. Бөгелмә районының 2 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы Арина Кадкина эрзян ( мордва) телендә иҗат секциясендә II дәрәҗә призер булды. Педагог - Иванова Раиса Михайловна, Бөгелмә районының 8 нче төп мәктәбенең тарих укытучысы һәм мордва бүлекчәсе педагогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International