Сергей Кравцов укучылар өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар турында сөйләде

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов “Бердәм Россия” партиясенең оештыру комитеты утырышында чыгыш ясады һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында бөтен ил буенча укучылар өчен нинди чаралар уздырылачагын хәбәр итте. Алар арасында "Мөһим сөйләшүләр", ел сдәвамында патриотик акцияләр, мәктәпләрне бизәү проекты.

"Бердәм Россия" партиясенең генераль советы секретаре Владимир Якушев ассызыклаганча, "Безнең Җиңү" оештыру комитеты үткәндәге вакыйгалар, аларның ил һәм дөнья тарихы өчен әһәмияте турында объектив мәгълүматны киң тарату өчен нәтиҗәле механизмнар булдырды.

Ул төрле категориядә җиңүчеләр өчен бүләк фонды 200 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип өстәде. Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин “Җиңү диктанты” акциясен уздыру турында мәгълүмат бирде.

Юбилей елында музейларда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган экспозицияләр оештырылачак һәм «Хәтер китабы» акциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International