2025 елда «Укытучылар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары өчен айлык акчалата түләүләр каралган. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән имзаланган килешүләр нигезендә әлеге максатларга федераль бюджеттан 3,3 млрд сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла.
Гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен - 3 млрд сумнан артык, һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен - 285,8 млн сум бүлеп биреләчәк.