Табигый-фәнни фәннәр буенча югары балл җыючылар саны 2019 елдан 10% ка арткан

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Математика һәм табигый-фәнни фәннәр буенчаБДИда 81дән артык балл җыйган чыгарылыш укучылары саны 2019 елдан 10% ка - 17,7% ка кадәр артты. Бу хакта РФ президенты Владимир Путинның мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашуы материалларында әйтелә.

"Математика һәм табигый-фәнни фәннәр буенча югары балл җыючылар өлеше (81 балл) арта бара (2016 ел - 8,2%; 2019 ел - 7,7%; 2024 ел - 17,7 %", - диелә хәбәрдә. 2016 елдан 2024 елга кадәр табигый-фәнни фәннәр буенча БДИның уртача баллы шактый үсте, дип билгеләп үтелә. Математика, физика, химия һәм биология буенча БДИның интеграцияләнгән уртача баллы 2016 елда 51,3 баллдан 2024 елда 60,9 баллга кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International