Сергей Кравцов: «Мәгариф» илкүләм проектының барлык күрсәткечләре дә үтәлде»

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты. Ведомство башлыгы төзелеш һәм капиталь ремонт, өстәмә белем бирүне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, «Мәгариф» илкүләм проектының барлык чаралары вакытында үткәрелде һәм барлык күрсәткечләргә ирешелде.

«Мәгариф» млкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча без барысын да вакытында эшләдек, барлык күрсәткечләр дә үтәлде. Сез 2024 ел ахырына 1300 мәктәп төзергә күрсәтмә бирдегез. Без арттырып үтәдек. Бик уңышлы программа», - диде Сергей Кравцов.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, илдә 1680 балалар бакчасы төзелгән. Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә якынча 3,5 мең мәгариф оешмасын ремонтлау планы арттырып үтәлгән - мең мәктәпкә күбрәк ремонтланган. Сергей Кравцов ассызыклаганча, урта һөнәри белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау программасы киңәйтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International