Татарстан балалары һәм яшүсмерләре «Беренчеләр хәрәкәте»ннән грант алырга мөмкин

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

«Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсының яңа сезоны башланды. Җиңүчеләргә конкурслар, фестивальләр, слетлар һәм балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә шулай ук аларның ялын оештыруга юнәлтелгән башка чаралар әзерләү һәм уздыру өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Беренче сезонда Татарстаннан 28 проект 64 млн сумнан артык ярдәм алды. Бу хакта “Татар-информ”га республика бүлекчәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Мортазина хәбәр итте.

Узган ел Татарстанның дүрт районында узган инклюзив баллар шулай ук грант конкурсыннан ярдәм алды, дип өстәде ул.

Катнашу өчен гаризаны 3 мартка кадәр финанс ярдәме күрсәтү порталында бирергә мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре апрель башында ясалачак, ә җиңүчеләрнең проектлары 2025 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Конкурста катнашуга гаризаларны мәктәпләр, көллиятләр, балалар бакчалары, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, балалар иҗат йортлары, театрлар, китапханәләр, югары уку йортлар, шулай ук башка юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар бирә ала.

Быел конкурска кайбер үзгәрешләр кертелде. Гаризага катнашучылар проект идеясен тәкъдим иткән егетләр белән бергә видеовизитка да кушылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International