Казанда 35 укучы 2024 елда җәйге чорда кунак кабул итү өлкәсендә эшләргә җәлеп ителде. Аңа кадәр алар ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән берлектә оештырылган махсус дәресләр узган.
Укучыларга һөнәр сайлауны җиңеләйтү өчен, энергетика, туризм, IT, авиатөзелеш, химия сәнәгате индустрияләре буенча берничә маршрут эшләнде, шулай ук медицина өлкәсендә дә эшләр алып барыла. Проект Казан федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты белән бергә тормышка ашырыла.