"Знание" җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә ата-аналарны агарту һәм тәрбия эшчәнлегенә актив җәлеп итү белән шөгыльләнә. Бу процесста 15 меңнән артык ата-ана катнашкан. Алар өчен мәктәп ата-аналар комитетлары инициативаларына ярдәм итү конкурсы булдырылган, белем бирү чаралары һәм укыту курслары үткәрелггән.
"Знание" җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Знание-Родители проекты кысаларында 14-17 февральдә "Машук" Белем үзәгендә белем сменасы узачак. Анда ата-аналар, педагоглар, тәрбия буенча киңәшчеләр һәм мәктәпләрнең җитәкче составы катнашачак. Чарада Бөтенроссия ата-аналар комитеты утырышы узачак, анда Россия балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Александр Кудряшов, "Артек" директоры Константин Федоренко, "Россия - мөмкинлекләр иле" АНО генераль директоры урынбасары Оксана Ачкасова һәм башка спикерлар катнашачак.
2024 ел ахырында 5 меңнән артык ата-аналар комитеты мәктәпләрдә тәрбия киңлеген үстерү буенча инициативалар конкурсының беренче сезонында катнашты. Быел җиңүчеләр проектларны гамәлгә ашыра башлады инде. Мәсәлән, узган сезонда Татарстан Республикасының мәктәп ата-аналар комитетларының дүрт проекты җиңүчеләр арасына керде.