7 һәм 8 февральдә Казан федераль университеты музейлары балаларны һәм ата-аналарны университетның уникаль коллекцияләре һәм фәнни казанышлары белән таныштырачак. Акциянең инициаторы- КФУ Халыкара музейлар советы (International Council of Museums).
Чараның төп максаты университет музейларын һәм коллекцияләрен популярлаштыру, яңа эш алымнарын күрсәтү, заманча дөньяда музейларның роле турында күзаллауны үзгәртү, музей эшенә кызыксынуны арттыру һәм игътибар җәлеп итү.
8 февральдә Император залында татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Соединяющий миры» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, КФУ музейлары буенча тематик экскурсияләр узачак.
Шулай ук 7 февральдә акция кысаларында экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар узачак.
Чараларда катнашу өчен алдан язылырга кирәк. Контакт өчен тел. 7 (960) 031-01-30