ТР укучыларын "Цифрлы ликбеза"ның яңа сезонына кушылырга чакыралар

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

"Цифрлы ликбез" проектының яңа сезоны старт ала. Анда Татарстан мәктәпләре укучылары да катнаша алачак.

Белем бирү материаллары өч юнәлеш буенча әзерләнгән:

«Мәгълүматларның резерв күчермәсе» - мөһим мәгълүматны дөрес саклау турында,

"Спамнан саклану" - кирәкмәгән тарату белән көрәш методлары турында.

"Ясалма интеллект белән яңаны булдыр!" - иҗатта һәм укуда ЯИ мөмкинлекләре турында (GigaChat эксперт ярдәме белән эшләнде).

2025 елның 3 февраленнән 2 мартына кадәр проект материаллары интернетта «Цифрлы ликбез» платформасында булачак: цифровойликбез.рф. Дәресләр алты яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән, шулай ук ата-аналар яки педагоглар белән бергә карау өчен тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International