Казан лицее укытучысы - сыйныф җитәкчеләре форумының илчесе

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2025 елда Татарстан сыйныф җитәкчеләре форумы илчесе итеп Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Казан лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Мурзаева билгеләнде.

Н. Мурзаева 2022 һәм 2023 еллардагы класс җитәкчеләре форумнарында катнашты, ул «Безнең яңа укытучы» һәм «Өлкән укытучы» грантлары иясе, «Балачак навигаторлары 3.0» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, шулай ук «SаMoSтоятельные дети» республика наркотикларга каршы проектында актив катнашучы.

Агымдагы елда Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук Байконурны да кертеп 90 укытучы илче булды. Илчеләр форум идеяләрен үз төбәкләрендә алга сөрергә, иң яхшы һөнәри тәҗрибә белән уртаклашырга һәм башка педагогларны белем бирү тирәлеген үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга рухландырырга тиеш, дип билгеләп үтә вакыйгаларны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International