Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында кичә һәм бүген, 3 һәм 4 февральдә, «Татарстан Республикасының иң яхшы студент хезмәт отряды» конкурсы уза. Быел конкурска рекордлы санда гаризалар килгән - җиңүчеләр исеменә 25 номинациядә 220 конкурсант дәгъва кыла.
«Студентлар отрядлары - бай тарихлы хәрәкәт кенә түгел, бу Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең киләчәген формалаштыручы куәтле көч. 2024 елда 13,2 меңнән артык егет һәм кыз студент отрядлары системасы аша эшкә урнаштыру буенча кыйммәтле тәҗрибә алды һәм, аеруча мөһим, аларның яртысыннан артыгы яңа эшче һөнәрен үзләштерде, шул рәвешле хезмәт базарында үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырды», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
2016 елдан Россия студентлар отрядлары көнендә «Иң яхшы СТО» конкурсында җиңүчеләрне игълан итәләр. Быел хәрәкәт лидерлары 8 шәхси һәм 17 команда номинацияләрендә билгеләнә. Конкурсны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Бүләкләү тантанасы 17 февральдә, Россия студентлар отрядлары көне алдыннан узачак.