22 гыйнвардан 14 февральгә кадәр 9-11 сыйныф укучылары өчен ( 3-5 кешелку командалар) эшкуарлык буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында өч профильнең берсен сайларга кирәк:
- классик эшкуарлык;
- социаль эшкуарлык;
- технологик эшкуарлык.
Укучыларны читтән торып онлайн-форматта узачак өч сайлап алу этабы һәм апрельдә Мәскәүдә узачак финал көтә.
Финал этабында 30 проект (90-150 кеше) узачак. Жюри әгъзалары эшләрнең сыйфатын, проектларны тәкъдир итү һәм экспертлар сорауларына җавап бирү осталыгын бәяләячәк.