Казан яшьләре бизнесны үстерүгә 1 млн сум күләмендә грант алырга мөмкин

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

14- 28 яшьлек Казан яшьләре «Создай наше» эшмәкәрлек федераль конкурсында катнаша ала. Җиңүчеләр бер миллион сум күләмендә грант алачак. Быел сайлап алу ике юнәлеш буенча уза: «Бизнессыз яшьләр» һәм «Өч елга кадәр бизнес».

Катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнергә һәм яңа бизнесны ачу яки гамәлдәге бизнесны үстерү проектын эшләргә кирәк булачак. Конкурста катнашучылар алдында эшлекле берләшмәләр экспертлары һәм уңышка ирешкән бизнесменнар чыгыш ясаячак. Уку 11 мартта старт ала һәм өч атна дәвам итәчәк.

Проектларны эшләү 22 апрельдә башланачак һәм жюри билгеләгән 30 иң яхшыларның исемнәре 26 майда бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

Конкурска теркәлү 3 мартта 15:00 сәгатькә кадәр. Гаризаны сылтама буенча җибәрергә мөмкин.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International