Сферумда оештырылган "Рособрнадзор ярдәмчесе" чат -боты белән бөтен ил укытучылары файдалана ала

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Сферумда оештырылган "Рособрнадзор ярдәмчесе" чат-боты белән 2025 елның гыйнварыннан Россиянең барлык төбәкләрендәге укытучылар файдалана ала. Әлеге инструмент укытучыларга бюрократик йөкләнеш турындагы сорауларга оператив җаваплар алырга ярдәм итәчәк.

Чат-бот гибрид форматында эшли: җавапларның бер өлешен сервис автомат рәвештә бирә. Әгәр дә сорау җентекләп карауны таләп итсә, хәбәрне җавап әзерләү өчен төбәк экспертына күчерәчәкләр. Чат-ботның эш моделе һәр конкрет педагогның проблемаларын хәл итүне тикшереп торуны күздә тота. Әгәр төбәк органы мәсьәләне җайга сала алмаса, ул вакытта Рособрнадзор аны үз контроленә алачак.

Чат-бот белән хезмәттәшлек итү өчен кулланучы Сферумда теркәлгән булырга тиеш. Чат-ботны сылтама буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International