5-7 февраль көннәрендә КНИТУ-КАИда 11 сыйныф укучылары өчен ачык дәресләр сериясе узачак. Экспертлар укучыларга төп фәннәр: рус теле, математика, физика, химия һәм информатика буенча имтиханнарга ничек әзерләнергә икәнен сөйләячәк. Инженерлык һәм авиатөзелеш юнәлеше сыйныфларын тәмамлаучылар вебинарларда катнашачак. Вебинарларга Казанның 400дән артык чыгарылыш укучысы килер дип планлаштырыла.
Беренче дәрес инде бүген, 5 февральдә булачак. Укучылар химия буенча төбәк фән комиссиясе рәисе Станислав Борисевич белән әзерләнәчәк.
Җомга көнне, 6 февральдә, чыгарылыш сыйныф укучылары физика буенча КИМ вариантларын өйрәнәчәкләр. Вебинарны өлкән эксперт Эльвера Шиһапова үткәрәчәк.
7 февральдә дәресләр төгәлләнәчәк. 41 нче мәктәп директоры Александр Михеев рус теленнән имтиханга әзерлек вакытында укучылар биргән актуаль сорауларны күтәрәчәк.
Барлык очрашулар 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итәләр Казанның мәгариф идарәсендә. Вебинарлар КНИТУ-КАИның сигезенче бинасында (Четаев ур., 18а) узачак.