2025 елның 5 февралендә, республиканың унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язалар.
5 февральдә йомгаклау иншасын язуга декабрьдә "незачет" алган яки җитди сәбәп аркасында килмәгән 147 укучы кертелгән, алар республиканың 17 муниципаль берәмлегенең 87 мәктәбендә укучылар. Йомгаклау изложениесенә килүчеләр булмаган.
Йомгаклау иншасын язу озынлыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә. Инша язучылар мәктәптә бирелгән орфографик сүзлектән файдалана ала.
Укучылар нәтиҗәләр белән ("зачет" яки "незачет") үз мәктәбендә 2025 елның 19 февраленә кадәр таныша алачак. Җитди сәбәп аркасында килә алмаган яки "незачет" алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының резерв датасы - 2025 елның 9 апреле.