Рус теленә һәм Россия халыклары телләренә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Советы Мәгариф министрлыгы белән берлектә рус теле һәм әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм линейкасын булдыру эшен башлады. Бу хакта Владимир Путинга аның киңәшчесе, совет рәисе Елена Ямпольская хәбәр итте, дип билгеләп үтелә Кремль сайтында.
Совет әгъзалары Константин Деревянко, Олег Янковский, Александр Рудяков, Ольга Александрова, Искра Космарская да үз тәкъдимнәрен белдерделәр. "Парламентская газета" язганча, 1 гыйнварда Президент 2026 елның 1 июненә кадәр башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда укыту өчен рус теле, әдәбияты һәм әдәби уку буенча мәктәп дәреслекләренең бердәм линейкасын булдырырга кушты.