Татарстан укучыларын 10 февральдән 2 мартка кадәр "Саннар дәресе" бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында узачак "Операция системалары серләре" темасы буенча дәрескә чакыралар. Чарада 1 - 11 сыйныф укучылары ОСның әһәмиятен тирәнрәк аңлый, аларның типларын, структурасын һәм функцияләрен өйрәнә, шул рәвешле мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз компетентлыгын арттыра алачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, дәрес теоретик (видеолекция) һәм практик интерактив өлешне үз эченә ала, анда укучылар уен формасында операция системалары структурасы белән танышачак. Практик биремнәр укучыларның яше буенча өч категориягә бүленә: кече (1-4 сыйныфлар), урта (5-9 сыйныфлар) һәм өлкән (10-11 сыйныфлар). Дәрес ахырында катнашучылар сертификатлар, шулай ук, дәресне сыйныфта да, өйдә дә нәтиҗәле оештыру өчен, укытучылар һәм ата-аналар өчен методик киңәшләр алачак.