Россия Мәгариф министрлыгы Балалар ялы елының чаралары планын раслады

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Балалар ялы елы чараларын гамәлгә ашыру планын раслаучы документка кул куйды.

2025 елда вожатыйлар әзерләүнең бердәм системасы формалашачак, балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары өчен тәрбия эшенең федераль программасы расланачак, «Артек» Халыкара балалар үзәгенең 100 еллыгына, «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенең 65 еллыгына, «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгенең 40 еллыгына багышланган чаралар узачак.

Шулай ук алар өчен Россия Федерациясе субъектлары арасында балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруны билгеләү буенча Бөтенроссия смотр-конкурсы, «Россиянең иң яхшы балалар лагере» Бөтенроссия конкурсы һ.б.лар оештырылачак.

Моннан тыш, Балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү елында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик көннәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International