«Кем я хочу стать…» конкурсын оештыручылар Казан укучыларына хыялдагы һөнәрне ясарга тәкъдим итә. Иң яхшы эшләр Казан мэриясенең «Айда с нами, балалар!» яңа проекты символикасы, шулай ук кызыклы экскурсион маршрутлар булдыру өчен илһам чыганагы булачак.
Яшь рәссамнарга 14 февральгә кадәр анкета тутырырга һәм үз иҗат җимешенең фотосурәтен беркетергә кирәк.
«Айда с нами, балалар!» проекты ярдәмендә Казан балалары үзләрен кызыксындырган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында күбрәк белә, тематик экскурсияләрдә катнаша алачак.