Татарстан халкын «Наука во имя Победы»диктантында катнашырга чакыралар

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә, Россия фәне көнендә, «Наука во имя Победы»дигән бөтенроссия фәнни диктанты узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешергә ярдәм иткән совет галимнәренең ачышлары һәм казанышлары белән бәйле 25 сораудан тора. Тест РГГУ Россия фәне һәм фәнни-технологик үсеш үзәге тарафыннан эшләнгән.

Тест диктант.наука.рф сайтында бастырылачак, ул 8 февраль иртәнге 10 сәгатьтә ачылачак. Аны эшләү өчен теркәлергә кирәк булачак. Җавапларны бәяләү автомат рәвештә башкарыла, ә нәтиҗә электрон почта адресын теркәгәндә күрсәтелгән адреска киләчәк.

Офлайн-диктант Мәскәү дәүләт университетының Шувалово корпусында узачак: сорауларны МДУ ректоры Виктор Садовничий, «Курчатовский институт» Милли тикшеренү үзәге президенты Михаил Ковальчук, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ фундаменталь физика-химия инженериясе факультеты деканы Юлия Горбунова, 2022 елда фән һәм инновацияләр өлкәсендә РФ Президенты премиясе лауреаты Ирина Тимофеева һәм башкалар укый. Диктант сорауларын укуга шулай ук РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International