12 февральдә “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Гәүһәр” III балалар фестивале узачак. Ул татар мәдәниятенең берничә юнәлешен берләштерәчәк. Концерт номерларын 500 гә якын бала башкарачак.
Проектта Казанның 1000нән артык укучы һәм 250 балалар бакчасында тәрбияләнүче катнашты. Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр, алар татар биюенә, сүз сәнгатенә, милли музыка коралларында вокалга һәм уеннарга өйрәнделәр. Дәресләр татар телендә үткәрелде. Балалар белән танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар эшләде.
Балалар фестиваленең сайлау туры 21 гыйнварда Казан башкарма комитетында узды. Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләде, аның составына Татарстанның халык артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, Татарстанның атказанган артисты, “Казан” бию ансамбле солисты Татьяна Мифтахова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, “Алтын битлек” театр премиясе иясе Булат Гатауллин һәм “Апуш” балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова керде.