Хөрмәтле коллегалар, дуслар!
Фәнни-мәгариф комплексының барлык вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия фәне көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бүген җәмгыять тормышында һәм ил үсешендә фәннең ролен бәяләп бетергесез. Илебез фәне дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар бирде, алар ярдәмендә Россия алдынгы держава булып, фәнни юнәлешләрдә алдынгы урыннарны алып тора, уникаль тикшеренүләр үткәрә.
Россия Федерациясе субъектларының фәнни-технологик үсеше рейтингында Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, алдынгы позицияләрдә тора. Бу һичшиксез, Татарстанның фәнни-мәгариф системасы флагманнары булган югары уку йортлары, алдынгы инженерлык мәктәпләренең, фәнни үзәкләрнең, лабораторияләрнең казанышлары.
Хәзер галимнәргә ярдәм итүгә, геология һәм нефть-газ технологияләре, медицина һәм биоинженерия, социаль-гуманитар дисциплиналар кебек өстенлекле юнәлешләр буенча масштаблы тикшеренүләрне стимуллаштыру буенча зур эш алып барыла. Югары квалификацияле белгечләр әзерләнә, төбәк һәм федераль үсеш проектлары өлкәсенә яшьләр актив җәлеп ителә.
Сезгә яңа ачышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗат уңышлары телим!
Бәйрәм белән!