Казанда яз көне беренче өстәмә белем бирү инклюзив үзәге ачылачак

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында «Бергә» өстәмә белем бирүнең беренче инклюзив үзәге ачылачак. Ул Журналистлар урамындагы 13 нче йортның беренче катында урнашачак. Аны агымдагы елның язында ачарга ниятлиләр.

Үзәк дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: коррекцион педагогика, сәламәтләндерү-тернәкләндерү терапиясе, гаиләләргә психологик ярдәм, балалар өчен дәресләр. Балалар хореография, вокал, гамәли иҗат, робототехника, фотоэшләр түгәрәкләренә, шулай ук театр студиясенә йөри алачак.

Яңа инклюзив киңлекнең мәйданы 442 кв.м тәшкил итәчәк, анда алты бүлмә урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International