Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 460 тан артык Казан укучысы җиңүче һәм призер булды. Алар 11 уку программасы буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Хәзерге вакытта астрономия, җәмгыять белеме, информатика, химия, рус, кытай, итальян, немец һәм испан телләре, сәнгать һәм физика буенча интеллектуаль ярышлар тәмамланды. Тиздән математика һәм биология буенча үткән олимпиадаларның нәтиҗәләре билгеле булачак.
Ә менә хокук, тарих, француз һәм инглиз телләре, география, физкультура, әдәбият, хезмәт, экология, иминлек һәм ватанны саклау нигезләре, икътисад буенча сынаулар әле алда.