«Наука во имя Победы» диктанты

2025 елның 7 феврале, җомга

Россия фәне көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 8 февраль көнне 10:00 сәгатьтә М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Шувалово корпусында «Наука во имя Победы» дигән беренче Бөтенроссия фәнни диктанты - өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Теләге булган һәркем совет галимнәренең ачышларына һәм казанышларына багышланган 25 сораудан торган тест уза. Тестны РГДУ Россия фәне һәм фәнни-технологик үсеш үзәге белгечләре эшләде.

Диктантта онлайн-форматта да катнашырга мөмкин булачак. Тестны 8 февральдә диктант сайтында бастырачаклар. Җавапларны бәяләү автомат рәвештә үткәреләчәк, ә нәтиҗә сез күрсәткән почтага җибәреләчәк. Барлык сораулар буенча nauka@upbureau.ru почтасына язарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International