Республикада фәнни тикшеренүләрне үстерүгә һәм бу өлкәдә яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле грант инициативалары булдыра. Бу хакта матбугат конференциясендә физика-математика фәннәре кандидаты, Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының лаборатория мөдире Андрей Камашев хәбәр итте.
Мәсәлән, 11 февральдә Б.Рәмеев исемендәге ИТ-паркта "Фәнни алга китеш" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. Лауреатларны ун номинациядә бүләкләячәкләр.
«Быелгы премияләр югары булырга тиеш. Гран-при булачак, беренче урынга 500 мең сум, икенчесенә - 300, өченчесенә - 200 мең сум булачак ", - дип белдерде Андрей Камашев.
Шулай ук галимнәр яшьләргә генә түгел, ә 35 яшьтән өлкәнрәкләргә дә социаль ярдәм күрсәтелүен ассызыкладылар.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, 2025 елда Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы барлыкка киләчәк. Торак шартларын яхшыртуга 1 млн сумнан артык субсидия биреләчәк.