Казан мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр сәламәтлеге чикле балалар өчен ЯИ ярдәмендә фильм ясаганнар

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче номерлы Казан мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр командасы ясалма интеллект ярдәмендә «терелгән» фоторәсемнәрдән фильм ясаган.

Проект кысаларында команда режиссура, тавыш яздыру нигезләрен , рәсем һәм дизайн, нейросеть һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнә.

Фильм өчен ясалма интеллект ярдәмендә сценарий һәм музыкаль бизәлеш язылган. Киләчәктә команда чыгарылыш укучыларының авторлык шигырьләренә аудиоальб һәм "нейроклип" ны тулысынча ЯИ ярдәмендә тудырырга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International