Ел саен «Лучший урок письма» почта бәйгесе башланды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган. Анда мәктәп укучылары, көллият студентлары, кадет корпуслары, суворов училищелары, Татарстанның сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук укытучылар һәм балалар иҗат берләшмәләре җитәкчеләре катнаша ала.
Үзеңнең әсәрләреңне 15 августка кадәр җибәрергә мөмкин; нәтиҗәләрне октябрьдә игълан итәчәкләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Гаризаны konkurs@russianpost.ru электрон почтасына яки басма рәвештә түбәндәге адреска җибәрергә була: 125252, Мәскәү, 3 нче Песчаная урамы, 2а.
Конкурсның төп максаты - балаларда дөрес фикерләү күнекмәләрен үстерү һәм эпистоляр жанрны популярлаштыру.