Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен тапшырды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара Россия фәне көне алдыннан уздырыла һәм күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде. «Бүген без фәнни-технологик үсеш елында югары бүләкләргә лаек булган галимнәрне котлыйбыз. Әлбәттә, бу үз тормышын фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаган һәркем өчен аерым хөрмәт һәм зур җаваплылык ", - диде ул.

Шулай ук, ул ассызыклаганча, билгеле бер уңышларга ирешүләргә карамастан, фәнни-технологик көн тәртибе элеккечә аерым игътибар таләп итә һәм 2024 ел илебез фәнни-мәгариф комплексы эшчәнлегенең тирән концептуаль нигезләрен яңарту белән билгеләнде.

Татарстан Рәисе тантанада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм - Россия фәне көне белән котлады. Ул аларга бетмәс-төкәнмәс энергия һәм уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Аннары фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International