Казан халкы китап бүләк итү көне белән кызыксына, тиздән акция яңадан узачак

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

2025 елда китап бүләк итү көне белән кызыксынган һәм аның турында интернетта мәгълүмат эзләүчеләр буенча Казагн топ- 10 шәһәр арасына эләккән. ТР башкаласыннан тыш, әлеге рейтингта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Новосибирск, Түбән Новгород, Саранск, Самара, Сыктывкар һәм Екатеринбург бар.

2025 елда китап бүләк итү көне белән кызыксынган топ-10 төбәккә Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе , Себер, Урал, Көньяк, Төньяк Кавказ, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Ерак Көнчыгыш, Башкортостан Республикалары кергән.

Гомумән алганда, россиялеләр 2024 елның февралендә китап бүләк итү көне буенча интернетта 58 мең сорау биргәннәр.

Әлеге акцияне оештыручылар хәбәр иткәнчә, 14 февральдә Китап бүләк итү көне Россиядә 9 нчы тапкыр билгеләп үтеләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International