Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы нәтиҗәләре

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Казанда математика буенча Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы узды. Анда Татарстаннан 578 укучы катнашты, шуларның 25е җиңүче, 271 укучы призёр булды.

Бу юлы җиңүчеләр географиясе Казан һәм Чаллы белән чикләнә. Ә менә призёрлар Зеленодольск, Югары Ослан, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Кама Тамагы, Арча, Лаеш, Нурлат, Минзәлә, Мөслим районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә йомгаклау этабында уңышлар телибез, ул “Сириус” мәгариф үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International