Чиләбедә туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

4-7 февральдә Чиләбе өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды.

Әлеге чараның максаты Татарстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе арасында тотрыклы һәм озак вакытка исәпләнгән ике яклы элемтәләрне үстерүдә мәгариф өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә итү тәҗрибәсен өйрәнү.

Чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, дәресләр үткәрелде, укытучылар һәм җитәкчеләргә методик ярдәм күрсәтелде, Казан шәһәренең Идел буе районы "Гаилә" 133 нче күппрофильле лицее һәм Чиләбе өлкәсенең "Кунашак урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды, уку ярдәлекләре, нәфис әдәбият, татар милли киемнәре һәм татар дидактик уеннары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International