2025 елның 10-15 февралендә Бухарестта (Румыния) Romanian Master of Mathematics математика буенча 16 нчы Халыкара олимпиада узачак. Россия укучылар командасы ярышларда дистанцион форматта катнашачак. Балалар биремнәрне Сочида "Сириус" белем бирү үзәгендә башкарачак.
Romanian Master of Mathematics халыкара олимпиадасы ел саен Бухарестта (Румыния) уздырыла. Ярыш беренче тапкыр 2008 елда узды.
2024 елда 15 нче Халыкара Romanian Master of Mathematics олимпиадасында катнашкан барлык дүрт Россия укучысы да индивидуаль зачетта алтын медальләр яулады.