7 февральдән 14 февральгә кадәр Яр Чаллыда Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы уза. Аны уздыруның максаты - гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын, студентларны интеллектуаль үстерү һәм аларны эшчәнлекнең фәнни-инновацион формаларына җәлеп итү өчен шартлар тудыру.
7 февральдә “Кванториум” балалар технопаркы һәм 38 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе мәйданчыкларында узган ярышлар түбәндәге юнәлешләр буенча үтте: БПЛА белән идарә белән итү һәм программалаштыру, робототехника, уйлап табу бурычларын хәл итү, анда Татарстан Республикасының 7 районындагы 17 уку йортыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 52 укучы катнашты.
Интеллектуаль Олимпиаданың региональ этабын уздыру йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 12-14 мартта Пермь шәһәрендә узачак Идел буе федераль округының Интеллектуаль Олимпиадасының округ финалында катнашу өчен барлык юнәлешләр буенча Татарстан командасы төзеләчәк.