Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә алдынгы гомуми белем бирү оешмаларын булдыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы утырышы узды. Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2030 елга кадәр кимендә 12 алдынгы мәктәп төзергә йөкләде.
Мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру процесста катнашучыларның көчләрен: дәүләт, җәмгыять, мәгариф учреждениеләре һәм бизнесны синхронлаштыруны таләп итә. РФ Мәгариф министрлыгы төбәкләр, югары уку йортлары һәм социаль партнерлар белән берлектә әлеге үзгәрешләрне уздыру өчен механизмнар әзерли инде.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, беренче өч флагман мәктәп Новгород, Рязань һәм Псков өлкәләрендә ачылачак. Анда 7 - 11 нче сыйныф балалары укыячак. Укучыларга белемнәрне еллык бәяләү, ә укытучыларга квалификацияне тикшерү бурычы куела. Педагоглар лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителәчәк.