«Россиянең ел укытучысы» конкурсының зона этаплары дәвам итә

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

4 һәм 5 февральдә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясендә һәм 6-7 февральдә Кукмараның А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этаплары узды.

Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясендә Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Әгерҗе районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы укытучыларын каршы алдылар. Конкурста “Ел укытучысы” номинациясендә 11 педагог һәм “Педагогик дебют” номинациясендә 4 педагог катнашты.

Кукмараның А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче районнарыннан 11 педагог “Ел укытучысы” һәм 6 укытучы Педагогик дебют” номинациясендә үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International