Татарстаннан килгән медик -студентлар Анапада Кара диңгез яр буйларын чистартуда ярдәм итте

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

КДМУның социаль эш факультеты студентлары Карина Мензелинцева һәм Сөмбел Хуҗиева Анапада Кара диңгез яр буендагы экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итәләр.

Кызлар анда бару өчен Добро.рф сайтында гариза биргәннәр. Студентларга Казан медицина университеты ярдәм иткән, югары уку йорты волонтерларга бару- кайту юлын түләгән.

Казан медицина университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Карина һәм Сөмбел өч көн дәвамында яр буе линиясен чистартуда булышканнар.

«Яр буендагы ярдәм пунктларында аяк киеме, шулай ук кирәкле инвентарь - көрәкләр, иләк һ.б. бирелә. Башка волонтерлар белән бергә без алдан бүлеп бирелгән зона буйлап йөрдек: әгәр мазутны комда тапсак, аны көрәк яки кул белән җыябыз, диңгездә тапсак - иләк ярдәмендә өслекне чистартабыз. Табылган мазутны капчыкларга тутырып барабыз. Волонтерлар махсус палаткаларда ял итәләр, анда җылынырга һәм чәй эчәргә мөмкин ", - дип сөйләде Карина Мензелинцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International