Ата-аналар һәм балалар үзләре пешергән тәмле камыр ризыкларын МХО зонасына җибәрү өчен волонтерларга тапшырылганнар.
Баулының 1нче мәктәбенең 5Б сыйныф укучылары МХОдагыларга ярдәм итәргә тырышалар. Күптән түгел алар сугышчылар өчен чәй, окоп шәмнәре, талисманнар әзерләгәннәр, хатлар язганнар. Аларга сыйныф җитәкчесе Яна Мәхмүтова ярдәм итә. Һәркем булдыра алганча булыша. Тәмле ризыкларны пешерүдә Апсаматовлар, Бадекшановлар, Ногмановлар, Харрасовлар, Овчинниковлар, Гыйльметдинов һәм Валеевлар гаиләләре катнашкан. Бу игелекле эштән балаларның әбиләре дә читтә калмый.