Түбән Кама 1нче гимназиясендә МХО зонасында һәлак булган геройга тантаналы рәвештә мемориаль такта ачтылар. Линар Сафин 2024 елның 3 маенда вафат була. Аның батырлыгы бүген үсеп килүче яшь буынга патриотизм, кыюлык һәм намус үрнәге булып тора. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Линар Сафин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Линар Сафин 1987 елның 1 апрелендә туган. Шаян, энергияле, зирәк бала була. Иҗатны ярата, милли көрәш белән шөгыльләнә. Гимназиядә иң яраткан фәннәрнең берсе ОБЖ булган, анда хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнгәннәр. 2005 елдан Линар Сафин Мәскәүдә эчке гаскәрләрдә армия хезмәт узган. Аннары өлкән сержант Чечен Республикасына командировкага җибәрелә. 2024 елның гыйнварында ул махсус хәрби операция зонасына китә. Батырның әнисе Гөлия Сәетгәрәева намус һәм горурлык белән тәрбияләп үстергән улы турында аеруча горурлык белән, әмма әрнеп сөйләде
Мемориаль такта ачылуның хокукы Линарның улына бирелде. Рамазан да әтисе кебек, 1 апрельдә туган. Герой улы әтисе сайлаган юлны дәвам итәргә карар кылган. Ул кадет мәктәбендә укый.
Истәлек тактасын ачуга Линарның якыннары, туганнары, сыйныфташлары, укытучылар, ветераннар, администрация вәкилләре килде.