Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәне көненә багышланган чаралар спикерлары белән очрашты. Очрашу Казанда Б.Рамеев исемендәге ИТ-паркта узды.
Математика һәм химияне популярлаштыру, Татарстан Республикасында «Физ.Мат прорыв» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов барысын да һөнәри бәйрәм - Россия фәне көне белән котлады. Ул шулай ук очрашуда катнашучыларга шундый актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга кушылу мөмкинлеге тапканнары өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, очрашуда укытучылар өчен физика һәм химия буенча онлайн курслар оештырырга тәкъдим ителде. Очрашуда катнашучылар шулай ук "Физика для всех" проекты турында сөйләделәр - проект физика буенча БДИ сайлый торган мәктәп укучыларының катастрофик кимүен туктатуга юнәлтелгән.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге фикер алышулар Татарстан һәм төбәк икътисады өчен беренче урында тора. Аның сүзләренә караганда, табигый фәннәрне популярлаштырудан башка алга таба үсешне күз алдына да китереп булмый.
Мәктәпләрдә физика, математика, химия фәннәрен өйрәнергә кирәк. Балаларның игътибарын әлеге предметларга җәлеп итү, аларны кызыксындыру ысулын табарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстанның әлеге юнәлеш буенча барлык кызыксынучы яклар белән актив хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.