РУВИКИ да татар теле иң популяр бүлекләрнең берсе

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Россия интернет-энциклопедиясе быел кайбер технологик яңартулар тәкъдим итәчәк. Кулланучылар квизларда катнаша, ЯИ һәм гадиләштерелгән визуаль мөхәррир ярдәмендә текстны яңадан сөйләү функциясеннән файдалана алачак.

2024 елда РУВИКИ аудиоформат, геймификация һәм ясалма интеллект керткән иде инде. Моннан тыш, бер ел эчендә 81 меңнән артык яңа материал бастырылган, компания Россия Фәннәр академиясе һәм башка эксперт оешмалары белән хезмәттәшлек итә башлады. РФА рецензияләнгән материаллары саны 10 меңнән артып киткән.

Энциклопедиянең иң популяр бүлекләренә мари, башкорт, татар, якут һәм чечен телләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International