Илсур Һадиуллин эшче һөнәрләренең абруен күтәрү вариантларын тәкъдим итте

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар арасында сайлап алынган белгечлек буенча эшкә урнашуның югары проценты сәламәтлек саклау, мәгариф, химия технологияләре һәм җиңел сәнәгать өлкәләрендә күзәтелә. Шул ук вакытта сайлап алынган белгечлек буенча эшкә урнашу 50% тан артмый. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан вертолет заводында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Шуңа бәйле рәвештә ул урта һөнәри белем бирү системасы буенча интерактив портал-навигатор (СПО) эшләргә тәкъдим итте. Анда профориентация тестлары узарга, көллиятләр белән танышырга һәм аларның вәкилләре белән аралашырга мөмкин булыр дип көтелә.

Моннан тыш,Һадиуллин урта һөнәри белем бирү учреждениесендә 10-11 нче сыйныф укучыларына мәктәптә уку белән параллель рәвештә һөнәри белем бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

В Татарстане более 58% выпускников 9-х классов для продолжения обучения выбирают колледжи и техникумы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә максатчан укуга керә торган абитуриентлар, югары белемнән аермалы буларак, конкурста гомуми нигезләрдә катнаша. Шул рәвешле, бәйгене уңышлы уздырганда, аларда максатчан килешү төзүгә мотивация кими. Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 58%тан артыгы укуны дәвам итү өчен көллиятләр һәм техникумнар сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International