Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәнәгать предприятиеләре һәм мәктәпләрдә кадрлар әзерләү буенча семинар-киңәшмәдә республика муниципалитетларында тиешле эш оештырырга кушты. Ул шулай ук предприятие җитәкчеләрен булачак кадрларны мәктәпләрдән үк эзләргә өндәде.
ТР Хөкүмәте башлыгына предприятиеләрнең Казан мәктәпләренең берсе мисалында өлкән сыйныф укучылары белән хезмәттәшлек итү проектын тәкъдим иттеләр. КВЗ генераль директоры Николай Яковлев өлкән сыйныф укучыларын эшче һөнәрләренә өйрәтүнең яңа программасы турында сөйләде. Хәзерге вакытта предприятиенең җитештерү-укыту үзәгендә Казанның 54 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары әзерлек уза.
Татарстанда профильле укыту һәм һөнәри белем турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Ул ассызыклаганча, икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен кадрлар әзерләү - мәгариф системасының төп бурычларының берсе. «Мәктәп - СПО - предприятие» моделе эшенең уңай мисаллары сыйфатында ул Казанда, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада белем бирү учреждениеләрен китерде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, килешүләргә кул куюга чыгу һәм конкрет планнар эшләү өчен, мәктәпләр, өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары һәм беркетелгән предприятиеләр белән эшләү йөкләнде. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә шул ук эшне башкарырга кирәк. Мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләренең шәһәрләрдә һәм районнарда үзара хезмәттәшлеген оештыру мөһим, дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.