Татарстанның яшь дизайнерлары үз осталыкларын, белемнәрен һәм иҗади күзаллауларын күрсәтү өчен Казан федераль университетына җыелды. Биредә «Дизайн интерьер» компетенциясе буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды.
Чемпионатның төп бурычы - аеруча кирәкле эшче һөнәрләрне популярлаштыру, урта һөнәри белем системасын үстерү, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы яшь белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурс биреме заказчының ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып, техник бирем нигезендә проект чишелешен эшләүне үз эченә алган биш модульдән тора. Катнашучыларга яктырткычлар, сүндергечләр һәм розеткалар бәйләвен күрсәтеп, электриканы монтажлау планын үтәргә, шулай ук проектның визуализациясен булдырырга кирәк.