2025 елның 10 февраленнән мәгариф оешмалары Рособрнадзорның мәгълүмат системасы аша апостиль куеп дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында компетентлы орган соравына белем бирү турында бирелгән документның дөреслеген раслый алачак.
Мәгълүмат системасының шәхси кабинетына керү Дәүләт хезмәтләре порталы аша гамәлгә ашырыла.
Әлеге функционал җавапны электрон рәвештә формалаштырырга һәм аңа электрон имза салырга мөмкинлек бирәчәк, бу мәгариф оешмаларына белем турындагы документларга апостиль кую максатыннан компетентлы органнарның запросларына җаваплар әзерләү вакытын шактый киметәчәк.
Апостиль –белем турындагы документны раслауның мондый формасын таный торган илләр территориясендә документның законлылыгы турында белешмәләрне тутыруның халыкара стандартлаштырылган формасы.