Биология буенча мәктәп укучылары олимпиадасына йомгак ясалды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Олимпиадаларда 233 өлкән сыйныф укучысы, 46 сигезенче сыйныф укучысы катнашты , алар арасында 37 җиңүче һәм 109 призёр билгеләнде. Мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казаннан 8 сыйныф укучысы Тимур Булханов җиңүче булды.

Ә призёрлар Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Киров, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас һәм Тәтеш районнарыннан килгән укучылар.

Олимпиадаларның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыза һәм җиңүчеләргә апрель ахырында "Сириус" үзәгендә үтә торган очрашуда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International